Бөтенроссия халык санын алу 2021 елда узачак

2020 елның 10 июле, җомга

2021 елның апрелендә Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү планлаштырыла. Беренче тапкыр ул цифрлы форматта узачак. Әмма, традицион формат та саклана. Исәпкә алу участокларында, шул исәптән КФҮ биналарында да катнашырга мөмкин булачак.

Алда торган җанисәпнең төп яңалыгы-Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге.

Заманча технологияләр мәгълүматларны ышанычлы яклауны тәэмин итәчәк, ә җыела торган мәгълүматның сыйфаты сизелерлек артачак.

Бөтенроссия халык санын алу-2021 елда илнең төп милли вакыйгасы. Анда Лаеш муниципаль районы халкын актив катнашырга чакырабыз.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International