Июль башыннан алып 10 июль уртасына кадәр Татарстан сулыкларында 15 һәлакәт булды, аларда 15 кеше (шул исәптән 1 бала) һәлак булды, 6 кешене, шул исәптән 1 баланы коткарып калдылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда су коену сезоны коронавирус пандемиясе белән бәйле киеренке санэпидобставкага бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачылачак. Әлегә пляжларда һәм массакүләм ял итү урыннарында су янында коену тыела.
Статистика буенча, суда үлү очракларының 80% ы исерек хәлдә, шулай ук җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коену аркасында килеп чыга. Исегезгә төшерәбез, җиһазландырылмаган урында су коенган өчен хокук бозучылар ТР КоАПның 3.10 ст. (Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу) буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, гражданнарга штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр (вазыйфаи затларга - 4000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затларга - 40000 сумнан 50000 сумга кадәр) тәшкил итә. Әлеге маддә буенча муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының административ комиссияләре су объектлары буенча рейдлар барышында җаваплылыкка тарталар һәм штраф салалар.
Моннан тыш, балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәгән очракта, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ПДН бүлекчәләре вәкилләре РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча, олылар каравыннан мәхрүм калган балаларның ата-аналарын административ җаваплылыкка тартачаклар.