Бүген Татарстанда кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемнәр ихтимал, көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр явачак.
Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил көтелә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 12дән 17 градуска кадәр булачак. Тәүлекнең якты вакытында һава +29, +34 градуска кадәр җылыначак.
Лаеш районы матбугат хезмәте