Татарстан Республикасында агымдагы елда күп балалы гаиләләргә 1 561 җир кишәрлеге бирелде

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшенең барышы турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Бүгенге көндә 57 мең күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, аларның 36 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, бу 66,7% тәшкил итә.

Министр сөйләвенчә, җир кишәрлекләре бирү нормалары җирле үзидарә органнары тарафыннан расланган. Казанда-3 балага 6 сутый, ә киләсе балага 1 сутый. Республика буенча уртача сан-11 сутый.

Узган 2019 елда 2 600дән артык участок бирелгән, агымдагы елда – 1 561 участок, 20 меңнән артык участок бирәсе калган. Бүгенге көндә республикада булган участокларны исәпкә алып, дефицит 17 меңгә якын тәшкил итә.

Фәнил Әһлиуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2020 ел күрсәткечен 100 процентка үтәгән 11 муниципаль район. Болар-Әгерҗе, Аксубай, Апас, Кама Тамагы, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән, Ютазы районнары. 17 районда бу күрсәткеч 90% тан артык.

Сокуры һәм Каймар бистәләрендә муниципаль массивлар тулысынча үзләштерелде. 83 муниципаль участок ирекле. Казан Башкарма комитеты Сокура бистәсе массивында планлаштыру үзгәрүе белән төзелешне тыгызлау мәсьәләсе өстендә эшли. Әлеге чара хисабына өстәмә рәвештә 100 дән артык җир кишәрлеге кадастр исәбенә кую планлаштырыла.

165 җир кишәрлеге резервында, аларны Казанның күп балалы гаиләләре арасында бүлү чират буенча һәм Махсус санитар режим кысаларында алып барыла.

Фәнил Әһлиуллин эшнең җаваплы этабы башлануын ассызыклады. Массивларны әйләнешкә җәлеп итүгә комплекслы якын килү максатларында берничә параллель чаралар үткәрү таләп ителә: Генераль планны раслау, участокларны топографик төшерү, кешеләрнең киләчәктә уңайлы яшәүләрен исәпкә алу һәм оештыру мөһим булган территорияне планлаштыру һәм межалау проектын эшләү, формалаштырылган участокларны, сак зоналарын һәм урман фондын исәпкә алып, кадастр исәбенә кую, шулай ук дача авыл җирлегенең коммуналь инфраструктурасы системаларын комплекслы үстерү программасын раслау.

Докладны тәмамлап, Фәнил Әһлиуллин, бүлеп бирелгән участокларның инженер-коммуналь инфраструктурасын булдыру мәсьәләсе элеккечә үк кискен булып кала бирә, дип ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь һәм социаль инфраструктура участокларын тәэмин итү мәсьәләләрен барлык тармак министрлыклары, ведомстволары һәм җирле үзидарә органнары белән комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International