Мобиль патруль төркемнәре коенуга тыюлыкларны бозучыларны табачаклар

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында мобиль патруль төркемнәренең рейдлары үткәрелә башлады. Аларның максаты-судагы һәлакәтләрне кисәтү һәм булдырмау. Комиссия составында полиция, МЧС, ОСВОД хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре бар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коену сезоны рәсми рәвештә ябылган. Массакүләм ял итү урыннарына керү чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына рөхсәт ителәчәк. Шулай итеп, сулыкларда, хәтта рәсми пляжларда, коену тыела.

Закон бозучыларны ТР КоАП 3.10 ст. буенча 1000-1500 сум штраф салып административ җаваплылыкка тартачаклар

Балалар артыннан аерым контроль кирәк. Балигъ булмаганнарны караучысыз су коендыру фактын билгеләгәндә, ПДН вәкилләре аларның ата-аналарын РФ КоАП 5.35 ст. буенча административ җаваплылыкка тартырга хокуклы.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International