Татарстанның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ТР Министрлар Кабинетына СҮ һәм кафе ачарга тәкъдим итте

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте республика Хөкүмәтенә кайбер чикләүләр белән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы йортлары ачарга тәкъдим итте. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Бүген чикләүләрне өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. Һәм без үз тәкъдимнәребезне карау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрәбез. Чикләүләрне өлешчә бетерү, шул исәптән, сәүдә үзәкләре эшенә, җәмәгать туклануы объектларының кайбер шартлар белән эшләвенә кагылачак. Мәсәлән, кальяннарны тыю, корпоратив кичүне тыю, шулай ук залның 50% тан да артмаган күләмдә тутырылуына бәйле", - дип аңлатты спикер.

Моннан тыш, Авдонина ТР Министрлар Кабинетына урамда урнашкан аттракционнарны ачарга тәкъдим итү планлаштырылуын хәбәр итте.

"Ике атна элек кенә өстәмә күрсәткеч кертелгән иде. Ул шулай ук ситуациянең динамикасын күрсәтә. Бу-алдагы ике атнага уртача үсеш темпы. Һәм менә бу күрсәткеч икедән дә артмаска тиеш. Бүгенге көндә ул бездә 0,7 тәшкил итә", - дип билгеләде Татарстанның баш санитар табибы урынбасары.

"Шуңа күрә дә без, бүгенге көндә килеп туган хәлдән чыгып, эш итәргә кирәк дип саныйбыз. Бу-буш койкалар өлеше-52,8%, бу халыкны тестлауның яхшы дәрәҗәсе-136%. Ягъни бездә ике күрсәткечкә ирешелгән", - дип өстәде Любовь Авдонина.

Чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчү өчен Covid-19 коронавирусының таралу коэффициенты 0,5% тәшкил итәргә тиеш, хәзер Татарстанда бу күрсәткеч 0,9% ка тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International