Татарстан Министрлар Кабинеты карар чыгарган, аның нигезендә Республика онкодиспансеры һәм Түбән Кама РҮХнең «ашыгыч ярдәм» станцияләре һәм бүлекләре күчмә бригадаларының машина йөртүчеләренә хезмәт интенсивлыгы өчен ай саен өстәмә түләүләр билгеләнгән. ТР хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
ТР Хөкүмәте «ашыгыч ярдәм»машина йөртүчеләргә айлык өстәмә түләүләр турында карарга өстәмәләр кертте. Ул әле 2015 елда ук чыкты. Документ нигезендә, машина йөртүчеләргә хезмәт интенсивлыгы өчен айлык түләүләр аена 8 мең сум тәшкил итә. Алар эш куләменә пропорциональ арта бара.