Татарстан хакимияте кешеләрнең урманнарда булуына чик куйды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Татарстан хакимияте гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүгә вакытлыча чикләүләр кертте. Мондый карар янгын куркынычсызлыгы максатларында кабул ителде. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Документта карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән дип билгеләнә. Хокук бозучылар штраф түләргә мәҗбүр булачак. Урманнарда тору өчен чикләүләр 21 көн дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, Татарстан территориясендә янә шторм кисәтү игълан ителде. Гражданнарны республикага 38 градуска кадәр көчле эсселек көтелә, дип кисәттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International