Илдус Зарипов мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеше барышы белән танышты

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген Илдус Зарипов Столбище авыл җирлеге территориясендә күчмә киңәшмә уздырды. Лаеш районы җитәкчесе торак пункттагы төзелеш мәйданнарын карады. Аерым алганда, ул Усад авылында мәктәп төзелеше барышы белән танышты, анда барлык эшләр дә график буенча бара. Планда-эшләрне 2021 елның язына тәмамлау. Проект буенча спорт үсешенә зур урын бирелгән-хәрәкәтле уеннар өчен территорияләр, мини-футбол кыры һәм йөгерү юллары булган стадион, волейбол һәм гимнастика уеннары өчен мәйданчык каралган.

Шулай ук Илдус Зарипов балалар бакчасын төзү буенча эшләр бара торган мәйданчыкта булды. Район җитәкчесе төп эшләрне 15 августка төгәлләргә кушты. 1 сентябрьдә 260 Лаеш баласы өчен балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International