Татарстанда Covid-19 таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрнең яңа ташламалар кертелде. Бүгенге көннән кечкенә кибет һәм кафеларда булу, шулай ук ачык һавада туйлар һәм банкетлар үткәрү рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган ТР Хөкүмәте карарында әйтелә.
Документта күрсәтелгәнчә, бүгенге көннән башлап, 4 кв.метр мәйданга бер кеше исәбеннән чыгып, КФҮтә гариза бирүчеләрне кабул итү рөхсәт ителә. Шулай ук катнашучыларның гомуми саны 10 кешегә кадәр булган, мәйданы 40 кв.метрдан ким булган биналарда никахларны теркәү рөхсәт ителә. ГХАТ мәйданы күбрәк булса, тантанада бер кешегә 4 кв. метр исәбеннән күп кеше катнаша ала. Ваклап сату һәм туклану объектлары өчен дә шул ук таләпләр гамәлдә. Дөрес, кафеда өстәлләр бер-берсеннән 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш һәм бер өстәл артында дүрт кеше утырырга тиеш түгел.
"Җәйге верандаларда һәм стационар җәмәгать туклануы объектлары террасларында билгеләнгән шартларны үтәгәндә банкет хезмәте күрсәтү рөхсәт ителә", — дип билгеләп үтелде документ текстында. Бу шартлар гади: банкетның һәр катнашучысына 4 кв. метрдан да ким булмаска тиеш, ә аларның гомуми саны 50 кешедән артмаска тиеш.
Шул ук вакытта Татарстанда кинотеатрлар, кальян, төнге клублар, балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эше, шулай ук массакүләм чаралар тыела. Таксистларга, элеккегечә, ике пассажирдан артык йөртү тыела.