Татарстанда салкынаю көтелә

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Якын көннәрдә республика территориясендә бераз салкынаю көтелә. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, быел Казанда кызу һава торышы Урал һәм Казахстаннан көньяк-Көнчыгыш җилләренә бәйле. Бу көннәрдә Татарстан циклонның Көнчыгыш перифериясе йогынтысында булачак, шуның аркасында якындагы көннәрдә һава температурасы климатик нормага кадәр кимиячәк: 21 июльгә көндез +24, төнлә +16 градуска кадәр.

Переведенцев республика территориясендә ураганнар булырга мөмкин, дип кисәтте.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны һава шартларының начараюы турында кисәтте. Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә урыны белән яшенле һәм көчле җил көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International