Татарстан Дәүләт автоинспекциясе милли машина йөртү таныклыкларын озайту белән бәйле алыштыру тәртибен һәм срокларын аңлатты. Шулай итеп, Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә, машина йөртү таныклыкларын алыштыру агымдагы елның 31 декабренә кадәр башкарылырга тиеш.
Милли машина йөртү таныклыкларын алыштыру өчен гражданнар «тере чират» тәртибендә, тиешле профилактика чараларын үтәп мөрәҗәгать итә алалар.
Шуның белән бергә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы ярдәмендә электрон рәвештә гаризалар бирү өстенлегеннән файдалану мөмкинлеге дә бар. Бу очракта, хезмәт күрсәтүне 30% ташлама белән алырга мөмкин.
Шулай ук Татарстанның барлык КФҮләрендә Россия милли машина йөртү таныклыкларын алыштыру һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын алу буенча документлар кабул итү бара.
Дәүләт автоинспекциясе «артык түземсезлек күрсәтмәскә һәм ажиотаж ясамаска чакыра: алыштыру өчен вакыт җитәрлек».