Татарстанда янә шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
16 июль кичендә, 2020 елның 17 июлендә төнлә һәм иртән республика территориясендә, күбесенчә көнчыгыш районнарда, көчле яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә, урыны белән яшен булуы ихтимал.
Моннан тыш, синоптиклар җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлый.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, начар һава торышы 16 июльдә 18 сәгатьтән 17 июльдә 10 сәгатькә кадәр күзәтеләчәк.