Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе иртәгәдән сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклануы биналарында куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерә башлаячак. Бу хакта матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"Тикшерүләрне без иртәгәдән башлаячакбыз – бу башка объектларга карата да мониторинг булачак", – дип билгеләп үтте спикер.
15 июльдән Татарстанда сәүдә үзәкләре һәм кафелар эше рөхсәт ителгән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте раслаган методик рекомендацияләр нигезендә, алар генераль җыештыру үткәргәннән соң ачылырга тиеш.
"Бүгенге көндә алар адресына күрсәтмәләр бирү процессы актив алып барыла. Безгә җәмәгать туклануы объектлары үзләре мөрәҗәгать итә. Мин ачылырга әзер эшмәкәрләрне безгә чыгарга һәм күрсәтмәләр алырга чакырам, анда атлап барырга кирәк булган барлык чаралар да бер – бер артлы язылган", - дип аңлатты Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.