Татарстанның Лаеш районында Лаеш-Чирпы автомобиль юлы участогында хәрәкәтне ябу 26 июльгә кадәр озайтылды. Тиешле карарны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы кабул итте.
"2,8 — 8,2 км автомобиль юлы участогында капиталь ремонт бара", - диелә хәбәрдә.Машина йөртүчеләр Казан-Оренбург трассасы һәм Лаеш шәһәренә керү юлы буйлап йөреп чыга алалар.
Лаеш районы матбугат хезмәте