Пенсия фонды интернет челтәрендә ялган мәгълүмат таралуы турында хәбәр итә

2020 елның 17 июле, җомга

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ялган мәгълүмат таратуның ешаюы турында хәбәр итә.
Соңгы көннәрдә интернетта «совет стажы» өчен пенсияләрне яңадан исәпләү турындагы яңалык актив яктыртыла. Белгечләр билгеләп үткәнчә, әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Совет чорында стажлары булган гражданнарның пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда ук узды. Бу процесс валоризация дип аталды.
2010 елдан пенсияләр аның исәбе белән исәпләнә. Ягъни, бөтен совет стажы гражданнарның исәпкә алынган, хәзер яңадан исәпләү зарурлыгы юк.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International