Татарстанда Идел аша яңа күпер барлыкка киләчәк. Ул Мәскәү — Түбән Новгород — Казан (М-12) федераль трассасының бер өлеше булачак.
Күпер Кызыл Байрак һәм Боровое Матюшино авыллары тирәсендә барлыкка киләчәк.
Аны Иделнең уң як ярыннан Кызыл Байрак көньяктан Зәңгәр култыкның сул ярына кадәр төзиячәкләр.
М-12 трассасын 2024 елда тапшырырга планлаштыралар. Казаннан Мәскәүгә яңа юл буенча 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңа автотрасса төзелешен соңгы 3-4 елда иң масштаблы юл проекты дип атады.