Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм +28 градуска кадәр яңгыр көтелә

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Бүген, 20 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, көндез аерым районнарда көчле. Урыны белән яшен.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында.

Көндез һава температурасы +23°дан алып +28°га кадәр тәшкил итәчәк.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International