Милли проект ярдәмендә Татарстанда сәнгать мәктәпләре 580 млн сумга ремонтланачак

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Быел «Мәдәният» милли проекты Татарстанның 18 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Мәдәният һәм сәнгать белем бирү учреждениеләрен яңартуга барлыгы 580 млн. сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла.

Моннан тыш, бу ел башыннан «Мәдәният» илкүләм проекты буенча балалар сәнгать мәктәпләренең 40 мөгаллиме квалификация күтәрү курсларын узган. Узган ел аның кысаларында республиканың 85 укытучысы үз компетенцияләрен яхшыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International