Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, мәктәпкәчә белем бирүгә, җир мөнәсәбәтләренә һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы темалар.

Исегезгә төшерәбез, район җитәкчесе тарафыннан гадәттәгечә сишәмбе көнне кабул ителә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International