Татарстанда техникум һәм колледжларга кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстанда республиканың һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы көллиятләренә һәм техникумнарына төп һөнәри белем бирү программалары буенча кабул итү кампаниясе башланды. Шул рәвешле, министрлык кайнар элемтә ачып җибәрде.

Шалтыратуларны Урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге белгечләре телефоннар аша кабул итә: 8(843) 294-95-83, 8 (843) 294-95-35. Исегезгә төшерәбез, белем бирү учреждениеләре керү өчен документлар 15 августка кадәр кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International