Республика халкы Президент чакыруына җавап бирде

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның priroda.life сайтында республика өчен тавыш бирергә чакыруына җавап бирделәр һәм актив катнаштылар. Татарстан өчен тәүлек эчендә тагын 15 меңгә якын кеше тавыш бирде. Республика тавыш бирү рейтингында туристик зоналарны үстерүгә федераль акча алырга дәгъва кылучы 10 төбәк арасында 4 нче урынга күтәрелде. Алда әле Волгоград, Мәскәү өлкәләре һәм Краснодар ягы.
Туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсына Россиянең 81 субъектыннан барлыгы 219 гариза бирелгән. Татарстан 5 проект тәкъдим итә: Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгын төзекләндерү буенча.
Бүгенге көндә «Кама Тамагы» туристик-рекреация кластеры конкурста катнашучы 10 проект арасына керә.
Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк-Татарстан проектлары финалга чыгачакмы, республика халкының активлыгына һәм ярдәменә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International