Пенсия фонды балаларга гаризасыз СНИЛС рәсмиләштерә башлады

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, балаларга СНИЛС автомат рәвештә, гариза тапшырмыйча гына рәсмиләштерелә башлаган. Бу чара 2020 елның 15 июленнән соң туган һәркемгә кагыла.
Пенсия фонды номерны ата-ананың шәхси кабинетына үзе килә. Тиешле сервис Дәүләт хезмәтләре порталында тормышка ашырылган.
Шулай итеп, июль уртасыннан соң туган бала гаиләсе, аның СНИЛС номеры турында мәгълүматны тулысынча автомат режимда ала. 
Әлеге сервис Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлгән ата-аналарга ачык.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен СНИЛС рәсмиләштерүнең элеккеге тәртибе саклана. Бу кирәкле мәгълүматны алар үзләре  генә бирә алу белән бәйле.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International