Татарстанның барлык районнарында 2023 елга кадәр ГТО өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2023 елга кадәр Татарстанның 43 районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт  министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барлык мәйданчыклар да заманча спорт җиһазлары белән җиһазландырылачак. 2020 елда-тугыз, 2021 елда — алты, 2022 елда — ун спорт мәйданчыгы тапшырылачак. Моннан тыш, 2019 елда сигез мәйданчык барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International