Җомга, 24 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән яңгыр явуы ихтимал, кич һәм төнлә урыны белән көчле җил. Аерым районнарда яшенле, кич һәм төнлә урыны белән яшен булуы ихтимал.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр тизлектә, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында.
Көндез һава температурасы +20°дан алып +25°С га кадәр тәшкил итәчәк.