Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштыру өчен сайт эшли башлады

2020 елның 24 июле, җомга

Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштыру өчен сайт эшли башлады. Шәхси Instagram-аккаунтта яңа портал турында республиканың яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов язды.

"Яшьләрне эшкә урнаштыру өчен rabota.tatar cайты эшли башлады. Хәзер анда 15 компания һәм 223 кандидатның резюмелары тәкъдим ителгән инде", — диелә хәбәрдә.

Вакансияләр 20 категориягә бүленгән, шул исәптән "тәҗрибәсез, студентлар"," җитештерү, чимал" "туризм, рестораннар"," транспорт, логистика" һ. б.

"Тәҗрибә таләп итми торган вакансияләр дә бар, мәмәсәлән, промоутерлар, төрле эшчеләр, хезмәт хакы аена 20 мең сум тирәсе булган үләннәр кисүчеләр. Вахта ысулы белән токарь булып эшкә урнашу һәм ай саен 70 мең сумга якын акча эшләү мөмкинлеге бар", - дип язган Дамир Фәттахов.

Ул сайт кандидатларның яңа вакансияләре һәм резюмелары белән тулыландырылачак дип вәгъдә итте. Эш бирүчеләр дә, эш эзләүчеләр дә яңа мәйданчыкта бушлай белдерүләр урнаштыра ала. Алар модернизациядән соң басыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International