Татарстан ЮХИДИ электросамкатлар һәм сегвейлар буенча закон проекты әзерли.Бу хакта матбугат конференциясендә ТР баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турындагы тәкъдимнәр республика Дәүләт Советында каралачак.
" Проблема шактый җитди. Электр самокаты белән идарә итүче кешенең ничек аталуы әлегә кадәр аңлашылмый. Бүгенге көндә ул җәяүлеләргә тиңләштерелгән. Шул ук вакытта электр самокатының тизлеге 70 км/сәгатькә җитәргә мөмкин, бу җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра", — дип билгеләде Габделрахманов.
Ул кайберләренең электросамокатларында машиналар йөрү өлеше буенча йөрүен әйтте, бу да шактый куркыныч, дип өстәде.