Рөстәм Миңнеханов Лаеш РҮХнә ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бүләк итте

2020 елның 24 июле, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика медицина учреждениеләре җитәкчеләренә яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшырды. «Иң мөһиме-кешегә вакытында кирәкле медицина ярдәме күрсәтү, ә моның өчен заманча санитар машиналар кирәк», - дип билгеләп үтте Президент.
Лаеш районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова сүзләренә караганда, автомобильләр ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, бу исә, әлеге юнәлештә эшне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
2 ел эчендә медицина учреждениеләренә республика бюджеты хисабына алынган 291 ашыгыч ярдәм автомобиле тапшырылды. Бүген Татарстан табиблары 54 "ашыгыч ярдәм" машинасыннан ачкычлар алдылар.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International