Бүген Марат Җәббаров Лаеш районында урып-җыюны һәм терлек азыгы әзерләүне карады

2020 елның 25 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов белән бергә Лаеш районы кырларын карады.

Сәетов И. Р. крестьян-фермер хуҗалыгы җирләрендә көзге бодайны урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Уңыш җыйганнан соң, басу сидераль үсемлекләр белән сөрелә һәм чәчелә, бу туфракны ашламалар белән баетырга, чүп үләннәренең артуын булдырмый калырга, бактериаль һәм гөмбәчек авыруларының таралуын булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Бу химик ашламаларга яхшы альтернатива.

Урта Девятово авылында "Родные просторы" АХКсы купьеллык усемлеклер басуларын карадылар.Азык әзерләү техникасын, яшел линейканы өйрәнделәр.

Гинзбург В.С КФХсында агропарк мәйданын, күлне карадылар, биологик мелиорация системасын өйрәнделәр.

"Просто молоко" ҖЧҖ кырларында басуларны эшкәртү һәм кукуруз үстерү, терлек азыгы әзерләүнең заманча ысуллары турында сөйләделәр.

Зарипов Г. Б. крестьян-фермер хуҗалыгында арпа игү басуларын карадылар.

Шулай ук Исхаков Р.Ш. крестьян-фермер хуҗалыгы вәкилләре белән очрашу булды, терлекчелекне үстерү мәсьәләләре, аерым алганда, КФХларда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International