Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган ТР Министрлар Кабинеты Карары бүгенге көннән үз көченә керде.
Документ нигезендә, Татарстанда паркларда, скверларда һәм яр буйларындагы ачык мәйданчыкларда кинофильмнар күрсәтү рөхсәт ителә. Исегезгә төшерәбез, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү 9 августка кадәр дәвам итәчәк.