Рөстәм Миңнеханов: Корбан бәйрәмен бәйрәм итү вакытында Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен исәпкә алып узу зарур

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов 31 июльдә Корбан бәйрәме булачагын искәртте, һәм регионда бәйрәм Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен һәм агымдагы санитар-эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып үткәрелергә тиеш диде. "Безнең гражданнарның иминлеге мәсьәләләре беренче урында булырга тиеш. - дип искә алды Рөстәм Миңнеханов.

-Моның контроль-күзәтчелек органнары ярдәме белән түгел, ә нәкъ менә кешеләрнең аңы белән ирешелүе аеруча мөһим. Гражданнар үзләре барлык таләпләрне һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә җаваплы карасыннар, ә иң мөһиме – үз сәламәтлекләренә "  - дип ассызыклады Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International