Яшь татарстанлылар "Глаголица" бәйсез әдәби премиясендә катнаша алалар

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Яшь татарстанлылар "Глаголица" VII бәйсез премия алуга әдәби конкурста катнаша ала. Гаризалар бирергә һәм жюри әгъзаларына үз әсәрләрен 15 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Әдәби конкурста рус һәм татар телләрендә язучы 10-17 яшьлек укучылар катнаша ала. Яшь авторга ирекле темага әсәр язарга һәм номинация сайларга кирәк: проза, поэзия, эссеистика яки сәнгать тәрҗемәләре. Сайтта теркәлергә һәм үз эшеңне 15 сентябрьгә кадәр шәхси кабинетта урнаштырырга кирәк. "Глаголица" премиясе – коммерцияле булмаган проект, шуңа күрә оештыру взнослары каралмаган.

Быел "Глаголица" премиясе кысаларында беренче тапкыр чит илдә яшәүче билингвал балалар өчен бәйге уза.

Яшь авторларның эшләрен Виктор Лунин, Анна Русс, Сергей Махотин, Галимьян Гыйльманов Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах бәяләячәк. Быел жюри составына беренче тапкыр Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс керәчәк. Хәзер дәрәҗәле кунак, танылган америка язучысы Али Бенджамин катнашында сөйләшүләр алып барыла.

Икенче этапта конкурста катнашучыларны жюри әгъзаларыннан күзгә-күз мастер-класслар көтә. Дәресләр ноябрь аенда Казанда әдәби смена форматында узачак.

Премия нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә 6 "Бәллүр каләм" статуэткасы, 30 электрон планшет, 30 китап җыелмасы, танылган язучыларның мастер-класслары белән әдәби сменага 100 юллама һәм сезонның иң яхшы әсәрләре белән 100 альманах тапшырылачак.

"Глаголица" бәйсез әдәби премиясендә Татарстанның 45 шәһәре һәм районыннан, шулай ук безнең илнең 7 шәһәре һәм төбәгеннән: Петрозаводсктан алып Якутскка кадәр 4 меңнән артык бала катнашкан инде. Яшь авторлар шулай ук чит илләрдән, шул исәптән Әрмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Латвия, Финляндия, Кытай, Кипр, Тунис, Австралия илләреннән үз эшләрен җибәргәннәр.

Премияне гамәлгә куючы һәм оештыручысы - "Бәхетле тарихлар" хәйрия фонды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International