Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, район территориясендә авыл хуҗалыгын үстерү һәм хәйриячелек темалары.
Исегезгә төшерәбез, район җитәкчесе тарафыннан гадәттәгечә сишәмбе көнне кабул ителә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте