1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләре ай саен биш мең сум күләмендә акча ала башлаячак, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү проекты старт алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәтендә узган брифингта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
"Безнең Россия Федерациясе Президентының бу ике мөһим йөкләмәләре үтәләчәгенә бернинди шик юк", - дип ассызыклады ул.
Министр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта яңа уку елына әзерлек эшләре бара.
"Хәзер үк без яңа уку елына әзерләнә башладык. Без барлык мәктәпләр дә ачылуга һәм традицион линейкалар оештыруга әзерләнәбез. Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү кысаларында тупланган барлык тәҗрибә мәктәпләрдә укуларны оештырганда кулланылачак. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләре дә балаларны һәм укытучыларны мөмкин кадәр саклап калу өчен исәпкә алыначак", – дип хәбәр итте ул.
Сергей Кравцов шулай ук уку елы башында укучыларның белемнәренә диагностика үткәреләчәген билгеләп үтте-бу проблемаларны ачыкларга һәм кирәк булганда методик ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу эшләр өчен бәяләр куелмаячак.
"Киләсе ел башында укучылар өчен белемнәрдә кытлыкны ачыклау һәм тиешле методик ярдәм күрсәтү өчен белемнәргә диагностика ясалачак. Игътибар итәм, бу эшкә бәя куелмаячак. Без балаларның белем дәрәҗәсенең реаль картинасын аңларга, мөмкин булган җитешсезлекләрне бетерү өчен барлык чараларны күрергә тиеш", - диде Сергей Кравцов.
Министр традицион укытуны яңа уку елында дистанцияле итеп алыштыру планлаштырылмавына игътибар итте.
"Без 1 сентябрьдән традицион, классик укыту формасы турында сөйләшәбез. Без дистанцион укытуны кертергә уйламыйбыз. Укытучылар һәм укучылар өчен яңа мөмкинлекләр дистанцион укыту хисабына оештырылачак, әмма бу өстәмә мөмкинлекләр", – дип нәтиҗә ясады ул.