Җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли башлады

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларның яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләтеп җибәрде. Аларның максаты-гражданнарны әлеге тема буенча үз вакытында һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча сез 8 (800) 555-49-43 бердәм номер буенча шалтырата аласыз.

Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Лаеш районындагы территориаль бүлеге белгечләре белән 8(84378)-2-80-58 телефоны буенча элемтәгә керә аласыз. Кабул итү вакыты: 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; пт. 10.00-15.45, тәнәфес 12.00-12.45.

"Кайнар линия " 2020 елның 29 июленнән 12 августына кадәр эшли.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International