Ел ахырына кадәр Татарстанда 5,28 млрд сумлык 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
"2020 елда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында 1 сентябрьгә 14 балалар бакчасы тапшырырга, ә сентябрь ахырына кадәр тагын 8 балалар бакчасы төзергә планлаштырабыз", — диде Гыймаев.
Аларның 2,5 мең урыны 1,5-3 яшькә кадәр, ә калган өлеше 3-7 яшьлек балалар өчен исәпләнәчәк.
"Шул рәвешле безнең республика һәм дәүләт яшь әниләр өчен яхшы шартлар тудыра, алар эш урыннарына иртәрәк чыга ала", — дип билгеләп үтте спикер.
Шул ук вакытта 2010 елдан 2019 елга кадәр республика программалары һәм федераль финанслау кысаларында Татарстанда гомуми егәрлеге 37,5 мең урын булган 239 балалар бакчасы төзелгән.