Синоптиклар Татарстан территориясендә 30 июльдә 12.00 дән 21.00 гә кадәр һава торышының начараюы турында кисәтте. Метеорологлар фаразына караганда, республикада урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Җилнең кыска вакытлы көчәюе секундына 15-17 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез Татарстанда һава температурасы +27..+32 тәшкил итәчәк.
Лаеш районы матбугат хезмәте.