Татарстан КФҮ урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башлады

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан КФҮ урнашу урыны буенча сентябрь сайлауларында тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башлады. Гаризаны 8 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР КФҮ матбугат хезмәте.

"Барлык 59 офис та Татарстан территориясендә гражданнар сайлаган уңайлы сайлау участогын күрсәтеп, өзек талоннар бирә ала", — диелә хәбәрдә.

Күп функцияле үзәкләрдә участок сайлау буенча хезмәт күрсәткәндә паспорт кирәк. Әгәр паспорт алыштыру өчен тапшырылган икән, шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтергә кирәк.

Урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны бары тик бер тапкыр гына бирергә рөхсәт ителә. Сайлауларда 11-13 сентябрьдә тавыш бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International