31 июльдә Фән һәм югары белем министрлыгы 2021-2022 уку елына бюджет урыннары бүлүне төгәлләргә, шулай ук агымдагы уку елына 11,4 мең бюджет урынын бүләргә планлаштыра.
2021-2022 уку елына бюджет урыннары саны 542,7 мең тәшкил итәчәк, шуларның 33,7 меңе - РФ президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын үтәү өчен бүлеп бирелгән өстәмә бюджет урыннары.
Быелдан башлап бюджет урыннарын бүлгәндә өстенлек төбәк вузларына беркетелә. Шулай итеп, Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортлары өлеше елдан ел кими башлаячак һәм 2030 елга 21,2% тәшкил итәчәк (2020 елда 24,3%). Шул ук вакытта башкада бюджет урыннары саны да артачак.
Хәзерге вакытта Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортлары апелляцияләре буенча конкурс комиссиясе карары нигезендә мәгариф оешмалары арасында бюджет урыннары бүленешенә ачыклык кертә.