2020 елда Татарстанда 13 мәктәп барлыкка киләчәк, аларның 8ен инде 1 сентябрьгә төзеп бетерәчәкләр.
Мәктәп Питрәч районының «Царево усадьбасы» торак комплексында, шулай ук 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп Казанда Нәҗип Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында барлыкка киләчәк.
Яңа Савин районында 165нче мәктәпне, Чистайдагы Полющенко урамындагы 800 урынга исәпләнгән мәктәпне, Алабугада 1224 урынга исәпләнгән мәктәпне һәм Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән мәктәпне реконструкцияләү дәвам итәчәк. Шулай ук балалар бакчасы белән бергә 80 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү учреждениесе Алексеевск районында булачак.
2010 елдан 2019 елга кадәр республикада гомуми егәрлеге 28,5 мең урынга 62 мәктәп булдырылган. Объектлар төзелеше бәясе 23,17 млрд сум тәшкил иткән.