Чит илләрдән керүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен, хәзер дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 тест ясарга кирәк булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Үзгәрешләр беренче августтан үз көченә керде. Бу Россия Федерациясенең баш санитар табибы карары.Бүгенге көндә чит илләрдән килгән барлык кешеләр өчен 14 көнлек изоляция гамәлдән чыгарыла. Бу даими рейслар белән барачак гражданнарга да, Россия Федерациясенә киләчәк чит ил гражданнарына да кагыла", - дип билгеләп үтте спикер.

Аның сүзләренә караганда, үзгәрешләр чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаган затларга кагылмаячак.

"Россия Федерациясе территориясенә һава транспорты белән киләчәк гражданнарыбыз дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында урнашкан анкета тутыруны тәэмин итәргә тиеш булачак. Шунда ук бу форма урнаштырылган. Анкетаның датасы Россиягә очканчы тутырылырга тиеш", - диде Авдонина

Россия территориясенә килеп җиткәннән соң өч көн эчендә Covid-19га анализ бирергә кирәк. Нәтиҗәне шул ук порталда урнаштырырга кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе тест узмаганнарны күзәтеп, әлеге мәгълүматларны алачак һәм эшкәртәчәк.

Хезмәткәрләре чит илгә туристик максатларда яки командировкага китәргә ниятләгән эш бирүчеләргә яңа кагыйдәләр турында сөйләү бурычы йөкләнә. Ә Татарстанга эш өчен чит ил кешеләре килсә, башлык яңа шартларның үтәлешен күзәтергә тиеш.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, ПЦР тесты илгә килүче акчасына үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International