Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, авыл хуҗалыгын һәм җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, район җитәкчесе гадәттәгечә сишәмбе көнне кабул итә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан, кабул итүгә саклану чараларын кулланып килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте