6 августта Татарстанда көчле эсселек көтелә. Термометр баганасы, синоптиклар фаразына караганда, 28-33 градуска кадәр күрсәтеләчәк. Синоптиклар бу көнне явым-төшем вәгъдә итми.
Республика территориясендә бу көнне алмашынучан болыт һәм җил көтелә. Төнлә температура 12-17 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.