Татарстанда йөз баллны узган БДИ нәтиҗәләре 40ка арткан

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстанда быел имтиханда 100 баллны узган эшләр саны арткан. 2019 ел белән чагыштырганда, 100 баллы нәтиҗәләр саны 40 ка арткан. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

"Рус теле, әдәбият һәм информатика буенча йөз балл җыючылар саны артты. Бүгенге көндә Татарстанда 239 йөз баллы нәтиҗә бар, аларның 227се — агымдагы уку елының чыгарылыш сыйныф укучылары", — дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.

Борһанов сүзләренә караганда, бер фәннән 100 баллны 205 кеше алган, аларның 12се-узган елларда һәм 193е-агымдагы елда. Моннан тыш, быел 17 чыгарылыш сыйныф укучысы ике фән буенча 100 балл алды.

"2019 елда 10 йөз балл җыючы булды, - дип билгеләп үтте министр. - Алар-Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе, Чистайның 3 нче гимназиясе һәм 1 нче лицее, Нурлатның 2 нче мәктәбе, Казанның 89 нчы мәктәбе, шулай ук КФУның 131 нче лицее һәм IT-лицее, Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе, Яшел Үзәннең 3 нче гимназиясе һәм Кукмара районының Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаучылар".

Агымдагы елда БДИ вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды. Өстәмә БДИ чоры 8 августка кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International