Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшенә йомгак ясады: Татарстан авыл хуҗалыгы үсеш күрсәтте

2020 елның 7 августы, җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чаралар күрү турында» Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указы белән кертелгән азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшенә йомгак ясады. Бу вакыт эчендә Россиянең АПК секторы сизелерлек үсеш динамикасын күрсәтте - бүген Россия үзен төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә һәм тармакның экспорт куәтен актив үстерә.

 «Безнең аграрийларның эше һәм нәтиҗәле дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә узган алты елда агросәнәгать продукциясен җитештерү күләме 22,4 %ка артты, ә тармак тулаем Россия икътисады драйверларының берсе булды. Без барыбыз бергә авыл хуҗалыгы турында табышсыз һәм хәтәр тармак итеп фикер йөртүне үзгәртә алдык, без эшлекле мохиттә аның югары технологияле һәм табышлы бизнес булуын аңладык. Узган ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының табыш китерүе 13,3 %ка җитте, бу 2013 ел күрсәткечләреннән ике тапкыр диярлек югары. Бүген без  АПКга бернинди катнашы булмаган инвесторлар ягыннан да Россия һәм чит ил капиталының тотрыклы агымын күрәбез. Тармак яңа технологияләрне һәм алдынгы фәнни эшләнмәләрне иң эре кулланучыларның берсе булды. Авыл хуҗалыгында   үзләре өчен дә, шулай ук бизнес өчен дә мөмкинлекләрне һәм перспективаларны күрүче кешеләр арта бара», - дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.

2014-2019 елларда авыл хуҗалыгында җитештерүнең факттагы үсеше 119% тәшкил итте, азык-төлек продуктлары – 131%, эчемлекләр - 105%. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгында җиде ел эчендә көтелгән үсеш 120,2 %ка, азык-төлек продуктлары – 135,3 %ка, эчемлекләр - 108,1 %ка, ә тулаем агросәнәгать комплексы буенча 125,1 %ка кадәр җитәргә мөмкин.

 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, эмбарго керткәннән соң, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы шулай ук җитештерү күләмнәрендә үсешне саклап кала һәм күрсәтә алган. Ашлык җитештерү буенча үсеш 60% тәшкил итә (2019 елда республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 4,1 млн.тонна ашлык җыеп алынган, 2013 елда 2,6 млн. тонна ашлык җыелган). Җиләк-җимеш тармагы яңа интенсив бакчаларга нигез салу исәбенә үсешкә этәргеч алды. Тулаем җыем 109 мең тонна тәшкил итте, үсеш – 40 %тан артык.

 Бу елларда орлыкчылык тармагына зур игътибар бирелде. 7 ел эчендә 47 сорт барлыкка китерелгән, шулардан  43  РФ селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән, 23 – дәүләт сорт сынавы уза. Соңгы елларда республикада чәчү мәйданнарының яртысыннан артыгын Татарстан авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) сортлары били һәм Россиядә Татарстан селекциясе сортлары   1,7 млн.гектар мәйданда  урын алган. 

Бу чорда күп кенә оешмалар үз җитештерүләрен модернизацияләүдә катнаштылар, эшкәртү куәтләрен арттырдылар һәм яңа төр продукция чыгара башладылар.

 Ит һәм субпродуктлар кебек  юнәлешләр буенча үсеш  -1,3 тапкыр (132%), үсемлек мае - 3 тапкыр (333%), эшкәртелгән һәм консервланган балык – 3 тапкыр (318%), шикәр   чөгендере – 1,5 тапкыр (156%), кондитер әйберләре – 1,5 тапкыр (148%), макарон әйберләре – 2 тапкыр диярлек (193%), атланмай – 1,5 тапкыр (147%), сыр һәм сыр продуктлары - 2 тапкыр (209%).

 2015-2019 елларда Татарстанның агросәнәгать комплексына 140 млрд. сум инвестиция кертелгән: 96 млрд.сум – авыл хуҗалыгына, 44 млрд. сум – эшкәртү сәнәгатенә.

Татарстанга  лидерлык позициясен алырга   шулай ук республиканың барлык муниципалитетларына кагылышлы аграрийларга ярдәм  һәм авыл территорияләрен үстерү программалары да булышты.  Бүгенге көндә гамәлдә булган 40 Президент программасының 30ы авыл хуҗалыгында гамәлгә ашырыла. 2019 елда гына да авылда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  программаларын финанслау 21,4 млрд. сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International