Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов басуларда аграрийлар белән аралашты, яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде, комбайнчыларга, машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
"Лаеш районы аграрийлары республиканың уртак «каравай» ына һәрвакыт зур өлеш кертәләр. Кыр хезмәтчәннәре үз эшләре белән илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр. Эш бер генә минутка да туктап калмады, хәтта катлаулы эпидемиологик шартларда да, профилактиканың барлык чараларын үтәп, безнең егетләр планлаштырылган чараларны вакытында үткәрделәр. "Районда урып — җыю эшләре тулы куәтенә бара, һәм хәзер үк без хезмәткәрләрнең Лаеш районы кырларында ашлык җыюда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен күрәбез», - дип билгеләп үтте Илдус Зарипов.
Бу атнада комбайнчылар арасында алдынгылар:
- Михаил Воронцов, " КФХ Вафин Р.К. "
- Айрат Әхмәтшин, "КФХ Сәетов И. Р. "
- Рамил Баһавиев, "ҖЧҖ Нармонка агрофирмасы "
- Наил Шәвәлиев, "ҖЧҖ Волжская "
Машина йөртүчеләр арасында:
- Николай Беляков, "ҖЧҖ Урта Девятово "
Чабуда иң яхшы механизатор:
Суфьян Ибәтуллин, " КФХ Вафин Р.К."
Лаеш районы матбугат хезмәте