Татарстанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачыла. Бу хакта региональ сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа корпус төзелеше 2020 елның апрелендә башланды һәм 100 көн дәвам итте.
15 мең кв. м мәйданлы 4 каттагы корпус 232 койкага исәпләнгән. Әмма гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда 500 койкага кадәр урнаштыру мөмкин. Моннан тыш, корпус 12 реанимацион койка белән җиһазландырылган.