Татарстанда чит илләрдән кайтучылар өчен мәҗбүри изоляцияне гамәлдән чыгардылар

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстанда Covid-19 буенча чираттагы ташламалар кертелде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар ТР Хөкүмәте порталында бастырылган.

Документ нигезендә, Татарстанда чит илләрдән халыкара чыгару авиарейслары белән килгән гражданнар өчен мәҗбүри ике атналык самоизоляцияне гамәлдән чыгардылар.

Шулай ук карар нигезендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы 9 августтан 23енә кадәр озайтыла. Үзгәрешләр 10 августтан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International