Россия Мәгариф министрлыгының кайнар линия операторлары яңа уку елы башлану турында мәгълүматны аңлаталар

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Шалтыратулар 46 регионнан килгән иде, иң еш сорауларны Мәскәү өлкәсе, Мәскәү, Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Оренбург өлкәсендә яшәүчеләр бирде.

Укучыларның ата-аналарын яңа уку елы кайчан башланачагы һәм дәресләрнең ничек үткәреләчәге кызыксындырды. Алар шулай ук көндезге-читтән торып, читтән торып һәм гаилә формасына күчү мөмкинлеге турында сорадылар.

Операторлар 1 сентябрьдә ил мәктәпләрендә, эпидемиологик ситуациягә бәйле билгеле бер таләпләрне исәпкә алып, традицион форматта дәресләр башланырга тиеш, дип белдерде.

Шул ук вакытта заманча цифрлы белем бирү технологияләре традиционга өстәп кулланылырга мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше балаларны укыту өчен компьютерлар белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. «Бердәм Россия» партиясе һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә стратегик инициативалар агентлыгы оештырган «өйдә укырга ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп укучылары да, педагоглар да белем алу өчен кирәкле техниканы алдылар, дип искә төшерде кайнар линия белгечләре. Гаризаны проект сайтында бирергә мөмкин.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының укытучылар һәм ата-аналар өчен дистанцион укытуны оештыруга методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе тәүлек буе эшли, телефон: +7 (800) 200-91-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International