Лаешта район Советының чираттан тыш сессиясе узды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Советының чираттан тыш кырык беренче сессиясе узды. Ул район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова рәислегендә узды.

Утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева резерв фонды акчаларын тоту һәм 2021-2022 елларга үзгәрешләр кертү турында сөйләде.

Лаеш районы торак пунктларында халык алдында тыңлаулар билгеләү турында архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Карсалов чыгыш ясады.

Советның «Лаеш муниципаль районының топонимика буенча комиссиясе турында» гы карарына үзгәрешләр кертү турында Башкарма комитетның юридик бүлеге начальнигы Александр Виноградов сөйләде.

Лаеш районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьевка, 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Илдус Зарипов «ТАССРның 100 еллыгы»медален тапшырды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International